Әгерҗе районында яшүсмерләр катнашында юл-транспорт һәлакәте булган
Мотоцикл йөртүче уң балтырының ике сөяген сындырган һәм ашыгыч рәвештә Яр Чаллы хастаханәсенә озатылган
2025 елның 2 июнендә Әгерҗе районы Бима авылында балигъ булмаучы балалар катнашында юл-транспорт һәлакәте булган.
Якынча мәгълүматларга караганда, 2011 елда туган 14 яшьлек яшүсмер мотоцикл белән документларсыз һәм шлемсыз идарә иткән, идарәне югалтып, агач коймага бик каты бәрелгән, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча ЮХИДИ идарәсе.
Нәтиҗәдә: мотоцикл йөртүче уң балтырының ике сөяген сындырган һәм ашыгыч рәвештә Яр Чаллы шәһәренең БСМПы хастаханәсенә озатылган.
Шулай ук балигъ булмаган пассажир егет авыр җәрәхәтләр алган һәм могҗиза белән генә исән калган. Ике яшүсмер дә шлемсыз булганнар.
Җылы сезон башлангач, район юлларында һәм кырларда мотоцикллар, скутерлар, квадроцикллар һәм питбайклар күбәя.
Әгерҗе районы дәүләт автоинспекциясе мототранспорт хуҗаларына юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү турында катгый кисәтү белән мөрәҗәгать итә һәм әти-әниләрне җаваплылыкка чакыра.
"Хөрмәтле әти-әниләр, балаларыгызның үгетләүләренә бирешмәгез. Сезнең балаларыгызның сәламәтлеге һәм гомере “текә уенчык” тан кыйммәтрәк!"
"Актив ял итү өчен куркынычсыз альтернативаларны эзләгез".
"Исегездә тотыгыз: баласына квадроцикл яки питбайк руле артына утырырга рөхсәт иткән әти-әни, аны үзе дә сизмәстән үлемгә илтә. Үз балаларыгызның гомерен куркыныч астына куймагыз һәм законны бозмагыз", - дип мөрәҗәгать итә автоинспекторлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев