Әгерҗе районында “Куркынычсызлык каешы” оператив-профилактик чарасы старт ала
Әгерҗе районы Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да юлда игътибарлы булырга чакыра
7 июльдән 16 июльгә кадәр Әгерҗе районы территориясендә аварияләрне киметүгә һәм куркынычсызлык каешыннан һәм балаларны тотып тору җайланмаларыннан файдалану кагыйдәләрен бозуларны булдырмауга юнәлтелгән «Куркынычсызлык каешы» оператив-профилактик чарасы узачак.
Чараның төп максаты - йөртүчеләрнең һәм пассажирларның куркынычсызлык каешын куллану турындагы таләпне игътибарсыз калдырулары белән бәйле юл-транспорт һәлакәтен профилактикалау.
Чара барышында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре машина йөртүчеләр һәм пассажирларның куркынычсызлык каешын, балаларны тотып торучы җайланмаларны дөрес куллануларына аеруча игътибар бирәчәк.
Әгерҗе районы дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның юлларда игътибарлы булуларын үтенә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев