Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Юл патруле

Әгерҗедә тимер юл кичүләрендә Халыкара куркынычсызлык көненә багышланган рейд узды

Акциянең максаты – юл һәлакәтләрен булдырмый калу һәм тимер юл кичүләрен дөрес узу турында мәгълүмат бирү

Бүген, 5 июньдә, тимер юл кичүләрендә Халыкара куркынычсызлык көне билгеләп үтелә. 

ПЧ-23 оешмасы белгечләре ЮХИДИ хезмәткәрләре, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ белгечләре һәм район башкарма комитетының әйдәп баручы белгече белән берлектә куркынычсызлык буенча рейд үткәрделәр. 

Алар машина йөртүчеләрнең игътибарын җәлеп итеп, тимер юлларны кисеп чыкканда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү турында искә төшерделәр һәм юл йөрү кагыйдәләрен үтәүче аңлы автомобиль йөртүчеләргә рәхмәт белдерделәр. Рейдта 100ләп машина йөртүче катнашты.

Акциянең максаты – юл һәлакәтләрен булдырмый калу һәм тимер юл кичүләрен дөрес узу турында мәгълүмат бирү. 
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев