Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл патруле

Әгерҗе районында машина йөртүчеләрне тикшерәчәкләр

“Тоннель“ операциясе иртәгә – 30 апрельдә үтә.

Бу юлы беренче тапкыр төп игътибар җәяүлеләргә өстенлек бирмәүче машина йөртүчеләргә бирелә. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы җәяүлеләр дә игътибар үзәгендә булачак.

Соңгы ике атна эчендә Әгерҗе районында бер җәяүле һәм бер велосипедчы юл һәлакәтенә эләгә. Шуңа күрә ЮХИДИ хезмәткәрләре җәяүлеләрне һәм машина йөртүчеләрне кисәтәчәкләр.

ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Олег Капилов Май бәйрәмнәрендә машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләрне тагын да игътибарлы булырга, юлларда йөргәндә сак булырга чакыра. Бу көннәрдә инспекторлар көчәйтелгән режимда эшләячәкләр.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев