Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл патруле

Әгерҗе районындагы авариядә һәлак булган шофер техник карауны фиктив рәвештә үткән

ЮХИДИ хезмәткәрләре фикеренчә, авария җиңел автомобильнең шиннары тузу аркасында килеп чыккан.

(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ», Елена Кривопатре). Әгерҗе районындагы авариядә һәлак булган шофер (машина йөртүчедән тыш, әлеге фаҗигадә тагын дүрт кешенең гомере өзелде) техник карауны фиктив рәвештә үткән. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясе башлыгы Ленар Габдрахманов хәбәр итте.

«Авариягә китергән төп сәбәпләрнең берсе – резинаның шактый тузган булуы. Моннан тыш, шоферның техник карауны фиктив рәвештә генә үтүе ачыкланды. Ул бер үк көнне Дагыстан Республикасында бирелгән диагностика картасы һәм Удмуртия Республикасында ОСАГО иминият полисы алган», - дип искәртте республика Дәүләт автоинспекциясе башлыгы.

«Татар-информ» агентлыгы моңа кадәр Песәй – Кырынды трассасының 40нчы чакрымында 14нче модель «Лада» автомобиленең «КАМАЗ» белән бәрелешүе хакында хәбәр иткән иде. Авария нәтиҗәсендә машина йөртүче, аның 30 яшьлек хатыны, 10 яшьлек кызлары һәм ике яшьлек игезәкләрһәлак булды.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/02/174490/

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев