Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл патруле

Әгерҗе районының яшь инспекторлар командасы (ЮИД) республика дәрәҗәсендәге Дипломга лаек

Без – имин хәрәкәт өчен

4нче шәһәр мәктәбе укучыларыннан тупланган яшь инспекторлар командасы, сентябрь аенда “Куркынычсыз тәгәрмәч” бәйгесенең  Чаллыда узган зона этабында беренче урын яулап, бүләкләргә лаек булган иде инде. Аларның әлеге чыгышлары республика күләмендә дә иң уңышлылардан дип табылган. 

–    Безнең мәктәптә юл хәрәкәте яшь инспекторлары отряды 2000 елдан бирле эшли. Отрядта 15 укучы. “Куркынычсыз тәгәрмәч” бәйгесендә шуларның дүртесе район данын яклады, – ди отряд җитәкчесе, 4нче мәктәп мөгаллиме Елена Кондрашина. 

Әлеге укучылар юл хәрәкәте иминлеген пропагандалаучы бер генә чарадан да читтә калмыйлар. Район Советы утырышында катнашучыларга да алар иҗади чыгышларын тәкъдим иттеләр. 

–    Безнең максат – юлларда гомерләрне саклап калуга өлеш кертү, – дип белдерделәр яшь  инспекторлар. 
ЮИД командасына Диплом белән бергә сертификатлар һәм принтер да тапшырылды. 

–    4нче мәктәп яшь инспекторларының беренче җиңүе генә түгел инде бу. Алар юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен аңлатуга зур өлеш кертәләр, – ди “Юл хәрәкәте иминлеге” учреждениесенең Әгерҗе бүлеге начальнигы Раушания Тимкина. – 1нче гимназия, Иж-Бубый, Исәнбай, Кичкетаң, Бима мәктәпләренең яшь инспекторлар отрядлары да чараларда актив катнашулары белән башкаларга үрнәк.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев