Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл патруле

Әгерҗедә яшь инспекторлар җәяүлеләргә фонарьлар тараталар

Әлеге фонарьлардан тәүлекнең караңгы вакытында юл аша чыкканда кулланырга киңәш итәләр.

5 марттан 18енә кадәр Татарстанда тәүлекнең караңгы вакытында юл аркылы чыкканда җәяүлеләр арасында фонарьлардан куллануны популярлаштыру буенча чаралар оештырыла.

Шуның кысаларында Әгерҗе районында да“Караңгыда да күренә торган бул” акциясенә старт бирелде. Аны ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре һәм Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы“ учреждениесенең Әгерҗе районындагы бүлекчәсе җитәкчесе Раушания Тимкина  уздырдылар. Алар бүген иртәнге сәгатьләрдә үк 4нче мәктәпнең яшь инспекторлары белән шәһәрнең машиналар һәм җәяүлеләр күп йөри торган “пятачок“ өлешендә халыкка аңлату эшләре алып бардылар. Укучылар белән җәяүлеләр белергә тиешле кагыйдәләрне искә төшерделәр, тәүлекнең караңгы вакытында яктылыкны кире кайтаручы элементларны кулланырга киңәш иттеләр. Өлкәннәргә һәм машина йөртүчеләргә белешмәлекләр, фонарьлар тараттылар.

Әлеге акция 18 мартка кадәр дәвам итәчәк.

Узган елда Татарстан юлларында җәяүлеләр катнашында 1427 юл  һәлакәте теркәлгән. Аларда 130 кешенең гомере өзелгән һәм 1343 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. 

Тәүлекнең караңгы вакытында  яктылыкны кире кайтаручы элементларны кулланмаган килеш торак пунктлардан читтә юл аркылы чыгу нәтиҗәсендә 75 очрак теркәлгән. Аларда 45 кеше һәлак булган һәм 31 кеше җәрәхәтләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев