Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл патруле

Юл хәрәкәте иминлеге буенча комиссиянең чираттагы утырышы үтте

Киңәшмә эшендә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсенең аерым йөкләмәләр буенча өлкән инспекторы Ринат Зиатдинов катнашты

Ярты ел эчендә район юлларында исерек шоферлар гаебе белән өч юл-транспорт һәлакәте булган. Узган ел бер елга шуның кадәр теркәлгән булган. Бу һәм башка саннар район юлларындагы хәлнең катлаулы булуы турында сөйли. Юл хәрәкәте иминлеге буенча район комиссиясенең чираттагы утырышында да көн үзәгенә шушы тема куелды. 

Киңәшмә эшендә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсенең аерым йөкләмәләр буенча өлкән инспекторы Ринат Зиатдинов катнашты. 

ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Юрий Глезденев агымдагы елның алты аенда район юлларында һәлакәтләр торышы буенча анализ ясады. Зыян күрүчеле дүрт юл-транспорт һәлакәтенең һәркайсына аерым тукталды. Ярты ел эчендә район юлларында 7 кеше җәрәхәтләнгән, 3 кеше һәлак булган. Узган ел бер елга 4 кеше һәлак булган. 

Юрий Валентинович исерек шоферлар гаебе белән килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтләре очракларына аерым тукталды. Мисалга, 11 июльдә 1975 елгы салмыш хәлдәге машина йөртүче, юл-патруль хезмәтеннән качып, Совхоз-2дән вокзалга илтүче юлга чыга. Борылышта идарәне югалтып, тимер бетон су лотогына килеп бәрелә. Әле ярый, исән кала. 

–    Без бүген әлеге юл буйлап махсус барып, хәл булган урынны карадык,  – диде Ринат Зиатдинов. – Юл буендагы чикләүләргә зыян килгән, әлеге участок яктыртылмаган. Борылышта кисәтүче бернинди билге дә юк. Вакытлыча булса да билге кую мөһим. Югыйсә, биредә башка вакытта да фаҗига килеп чыгуы бар. 

Юл өслеге дә бик начар. Ачыкланганча, әлеге юл “Россия тимер юллары” җәмгыяте милке дә булып тормый, шәһәрдә дә исәптә юк. Гади итеп әйткәндә, хуҗасыз булып кала. Комиссия рәисе – район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Нургаянов тимер юл һәм шәһәр башкарма комитеты җитәкчелеген аны ремонтлау һәм карап тору мәсьәләсен бергәләп хәл итәргә чакырды. Чөнки ул ике як өчен дә кирәк. Беренчедән, тимерьюлчылар өчен техник юл участогы буларак файдаланыла, икенчедән, Совхоз-2 урамында 15ләп шәһәрдәшебез яши. 
 

Материалны тулысынча газетабызда укыгыз, дуслар 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев