Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл патруле

ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы белән әңгәмә

Иң актуаль булган мәсьәләләр турында сөйләштек

Бер авыл аша узып барабыз: юлда – велосипедчы балалар. Як-якка да карамыйлар, үзара нидер сөйләшәләр. Җитмәсә, телефоннарыннан музыка тыңлыйлар. Шулчак берсе кисәк кенә борылды да юл уртасына чыкты. Әле ярый, вакытында күреп калдым...” Әнә шулай, бер сезонга хас юл проблемалары икенчеләре белән алышына. 

ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Юрий ГЛЕЗДЕНЕВ белән бүгенге көндә юл хәрәкәте иминлеге өлкәсендә иң актуаль булган мәсьәләләр турында сөйләштек.

– Юрий Валентинович, иң элек әлеге дә бая гы велосипедларга һәм самокатларга кагылышлы проблемага тукталыйк әле.

– Бу, чыннан да, зур проблема. Шәһәр һәм авыл урамнарында самокат яки велосипедта йөрүче яшүсмерләр саны арта бара. Кызганычка каршы, Әгерҗедә велоюллар юк. Шул уңайдан искәртәсе килә: тротуарларда һәм җәяүлеләр зоналарында өстенлек җәяүлеләр ягында кала. Шуңа күрә велосипедчыларга да, башка төр мобиль чараларда хәрәкәт итүчеләргә дә аларга карата игътибарлы булу сорала. Юл аркылы чыкканда ашыгырга кирәклеген дә онытмагыз. 14 яшьтән узган яшүсмерләрнең һәм зурларның велосипедта машина юлының уң ягыннан яки юл читеннән йөрергә тиешлеген дә истә тотыгыз. Ата-аналар шуны да онытмасыннар: балагыз велосипедта яки самокатта чыгып киткән икән, күздән ычкындырмагыз. Төбәк дәрәҗәсендәге юллар узучы авылларда аеруча игътибарлы булу мөһим.  

– Көн озынайса да, яктылыкны кире кайтаручы элементлар да актуальлеген югалтмый.

– Әйе, көннәр озыная. Әмма көннәр җылыну белән кичтән йөрү вакыты да арта. Төнге дежур тору вакытында без еш кына авыл арасындагы юлларда җәяүлеләргә юлыгабыз. Бигрәк тә Әгерҗе белән Иж-Бубый арасында еш очрый алар. Шәһәр яки авыл эчендә яктылыкны кире кайтаручы элементлар булырга тиешлеген киңәш итеп әйтсәк, торак пунктлар арасындагы юлларда ул мәҗбүри.  
 

Материалны тулысынча газетабызның 13 санында укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев