Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл патруле

ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы белән туры эфир узды

Юрий ГЛЕЗДЕНЕВ сорауларга җавап бирде

Юлларда ясалма калкулыклар кайларда барлыкка киләчәк, права югалса, нишләргә? “Әгерҗе радиосы“нда туры эфир барышында ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Юрий ГЛЕЗДЕНЕВ шушы һәм башка сорауларга җавап бирде.

Туры эфирны алып барган “Әгерҗе радиосы” җитәкчесе һәм дикторы Миләүшә Кәрәмова радиотыңлаучыларның зур активлыгын билгеләп үтте. Ике көн дәвамында Юрий Валентинович адресына бик күп сораулар килгән. Туры эфир вакытында да шалтыратулар булды. Иң актуаль сорауларга җавапларны газета укучыларыбыз игътибарына да тәкъдим итәбез. 

–    Юрий Валентинович, бүгенге көнгә район юлларында җитди һәлакәтләр буенча хәл ничек?

–     Кызганычка каршы, статистика начарланды. Узган елның шушы чорына ике җәрәхәтләнүчеле бер юл-транспорт һәлакәте теркәлгән булса, быел өч юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше һәлак булды, икесе яраланды. 

Әйтик, 13 майда Яңа Эсләк авылында Удмуртиянең Сарапул шәһәрендә туып үскән мотоциклчы һәлак булды. Ул, борылышта идарәне югалтып, барьер чикләвенә бәрелә һәм алган җәрәхәтләрдән вафат була. 

Икенче очрак 30 январьда Әгерҗе–Красный бор юлының125нче чакрымында булды. Анысында Кече Пургадан “Рено-Сандеро” автомобиле йөртүчесе йөк машинасына килеп бәрелгән иде. 

Февраль аенда Әгерҗе–Красный бор юлының 6нчы чакрымында “Киа-Спортейдж” автомобиле капланды. Машинада Ижаудан гаилә бара торган була. Әнисе һәм баласы төрле тән җәрәхәтләре алалар. 

Һәлакәтләрнең төп сәбәбе булып һаман да тизлек режимын бозу тора.  

Тулаем алганда, профилактик эш алып барыла, рейдлар уздырыла. Машина йөртүчеләр киңәшләргә күбрәк колак сала башладылар. Штрафлар да азрак. Әмма бу хәзергә генә, чөнки ел башланып ярты ел да узмады әле. 

–    Җәйге чорда юлларда балигъ булмаган яшьтәге велосипедчылар һәм мопед йөртүчеләр саны арта. Тәртип бозган очракта аларны җаваплылыкка тарталармы?

– Теләсә нинди тәртип бозу өчен закон нигезендә җаваплылык каралган. Балигъ булмаганнарга килгәндә, каникул башланыр алдыннан без муниципаль хезмәткәр Ольга Мазитова һәм профилактика бүлекчәсе җитәкчесе Раушания Тимкина белән бергәләп күп кенә мәктәпләрдә булдык. Ата-аналар җыелышларында, класс сәгатьләрендә чыгыш ясадык, профилактик чаралар уздырдык. Актуаль темаларга тукталдык, тәртип бозган очракта нинди җаваплылык каралганлыгын аңлаттык. 

Яшүсмер тәртип бозган очракта штраф әти-әниләренә салына. Аның үзен балигъ булмаганнарның эшләре һәм аларның хокукларын саклау буенча эшләр комиссиясенә исәпкә куялар. Ә моның алдагы тормышта, әйтик, укырга кергәндә, армиягә чакырылганда тискәре йогынтысы булуы бар. 

Әле күптән түгел генә, 25 майда, салмыш билгеләре булган һәм шул килеш мотоцикл белән правасыз идарә иткән 16 яшьлек яшүсмерне тоткарладык. Аңа кагылышлы административ материал комиссиягә юлланды. 

Дуслар! Тулы материалны газетабызда укыгыз 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев