Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл патруле

Лаешта автобус авариягә очраган: алты кеше имгәнгән

Җиңел машина белән бәрелешкән

Татарстанның Лаеш районында бүген юл һәлакәте була. Авариядә алты кеше имгәнә. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бүген иртәнге сигез тирәсендә Казан-Оренбург юлында автобус белән җиңел автомобиль бәрелешә.

«Авариядә алты кеше имгәнде. Ике кеше авыр хәлдә. Аларны Республика клиник хастаханәсенә илттеләр. Тагын дүрт кешенең хәле уртача авырлыкта дип бәяләнә. Аларны да Республика клиник хастаханәсенә озаталар», — диделәр Сәламәтлек саклау министрлыгында.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев