Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл патруле

Рәшит Әлмөхәммәтов: Мин ЮХИДИ хезмәтенә 26 ел гомеремне багышладым

«Хәзер лаеклы ялда да муниципаль хезмәткәр вазифасында эшләвемне дәвам итәм..»

Бүген Дәүләт автоинспекция хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. ЮХИДИ инспекторларына карата төрле фикерләр ишетергә туры килсә дә, дөреслек белән бәхәсләшеп булмый: юлларда иминлекне һәм тынычлыкны саклаучы булып нәкъ менә алар торалар. Бәла-каза килеп чыкса да, беренчеләрдән булып алар ярдәмгә ашыгалар.

Бүгенге сәхифәбездә әлеге һөнәр ияләренә “Сезнең өчен дәүләт автоинспекциясе (ГАИ) нәрсә ул?” дигән сорау белән мөрәҗәгать иттек. 

Рәшит ӘЛМӨХӘММӘТОВ, район башкарма комитетының юл хәрәкәте иминлеге буенча әйдәп баручы белгече:

–    ГАИ минем өчен – бөтен тормышым ул. Мин ЮХИДИ хезмәтенә 26 ел гомеремне багышладым. Хәзер лаеклы ялда да муниципаль хезмәткәр вазифасында эшләвемне дәвам итәм. 

Әйе, безнең хезмәт җиңелләрдән түгел. Әмма теләп эшләгән очракта күтәренке кәеф белән  барасың, авырлыклар да сизелми. Дөресен әйткәндә, мин үземне башка хезмәттә күз алдына да китермим. Армиядән соң милициягә эшкә урнашырга килгәч ул вакыттагы район эчке эшләр бүлеге начальнигы Фәрит Ваһапов кайсы подразделениедә хезмәт итәргә теләвемне сорауга ук, икеләнмичә, ГАИ дип җавап бирдем. 

Ул елларда 5-6 инспектор эшли иде. Фәрит Бәшәров җитәкчелегендә 14кә кадәр җиткән чаклар да булды. Икешәр экипаж дежур тора иде.  Без шәһәрдә һәм параллель рәвештә районда эшләргә өлгердек. Әмма оптимальләштерү башлангач, тагын шул ук санга әйләнеп кайттык. Һәм бу – автомобильләр саны берничә тапкырга арту һәм безнең районның Татарстанда иң сузылган булуына карамастан. 

Коллектив турында да әйтми кала алмыйм: ул һәрчак бердәм булды һәм мин һәр хезмәттәшемә хөрмәт белән карыйм. 

Мин әлегә тормышымны ЮХИДИдән башка күз алдына китермим. Хезмәтем төшкә дә керә хәтта. Хатыным иртән еш кына: “Син бүген кайда булдың?” – дип шаярта.  Мин “юл һәлакәтенә чыктым” яки “районда булдым” дип җавап бирәм. Пенсиягә чыккач беренче иртәмне дә хәтерлим. Уяндым: беркая да барырга кирәкми, ә менә күңел барыбер ЮХИДИгә “йөгерә”. Бу әле озак вакытлар шулай булыр дип уйлыйм...
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев