Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл патруле

Районда билгесез җәяүлене бәрдергәннәр

Юл хаталарны гафу итми

25 октябрьдә караңгы вакытта (17.20 сәгатьтә) Песәй–Кырынды автою лының Кичкетаң тукталышы янында билгесез җәяүлене бәрдерәләр. Аның яктылыкны кире кайтаручы элементлары булмый. “Шевроле Нива“ машина йөртүчесе әйтүенчә, ул юл өстендә яткан кешене соң күреп ала. Аны сул яктан әйл әнеп узам дигәндә бәрдерә. Әлеге факт буенча тикшерү алып барыла.

Зыян күрүченең кем булуы ачыклана. Ул төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре белән Чаллыдагы БСМПга озатылган. Зыян күрүченең кием ендә яктылыкны кайтаручы элементлар булган очракта әлеге хәл нинди борылыш алыр иде микән – билгесез. Әмма шунысы бәхәссез: җәяүлеләр яктылыкны кире кайтаручы элементлардан файдаланырга, ә шоферлар игътибарлы булырга тиеш. Онытмагыз: юл хаталарны гафу итми. Юл хәрәкәте кагыйдәләре кан белән язылган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев