Тирсә мәктәбе укучылары – “Юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары“
Тирсә мәктәбенең 4 сыйныф укучыларын “Юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары“на кабул иттеләр.
“Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы“ учреждениесенең райондагы җитәкчесе Раушания Тимкина һәм өлкән сыйныф укучылары малайлар һәм кызларга викторина сораулары тәкъдим иттеләр. Игътибарлылыкны сыный торган уеннарда катнашып, табышмакларга җавап биреп юл йөрү кагыйдәләренә тагын да ныграк төшенделәр. Өлкән юл хәрәкәте инспекторлары аларга таныклыклар һәм махсус формалар тапшырдылар, уңышлар теләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев