Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл патруле

Тирсә мәктәбенең яшь инспекторлары укучыларның юл йөрү кагыйдәләрен ничек белүләрен тикшерде

“Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы“ учреждениесенең Әгерҗе районындагы бүлекчәсе җитәкчесе Раушания Тимкина Тирсә урта мәктәбендә “Без юлларда куркынычсызлык өчен“ дип исемләнгән чара уздырды.

Мәктәпнең яшь инспекторлар хәрәкәте әгъзалары, башлангыч сыйныфлар укучылары каршында чыгыш ясап, аларның белемнәрен тикшерделәр. Юл билгеләрен, табышмаклар  белүдә осталыкларын сынадылар. Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча сораулар бирделәр, тормыштан мисаллар китереп, юллларда сак йөрергә өндәделәр.

Раушания Тимкина да, балалар алдында чыгыш ясап, юлны бары җәяүлеләр өчен билгеләнгән урыннардан гына чыгарга кирәклеген аңлатты. Караңгы вакытта йөргәндә киемнәргә, сумкаларга утны кайтаргыч элементлар беркетергә кушты. Соңыннан укучылар юлда йөрү буенча бик тә файдалы мультфильм карадылар.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев