Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл патруле

Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча комиссиянең чираттагы утырышы үтте

Балалар иминлеге – уртак җаваплылык

Район хакимияте бинасында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча комиссиянең чираттагы утырышы үтте. 

Исегезгә төшерәбез: 30 апрельдә Ставрополь краенда балалар утырткан автобус катнашында куркыныч юл-транспорт һәлакәте булган иде. Аның нәтиҗәсендә 5 баланың гомере өзелде, 9 кеше төрле тән җәрәхәтләре алды. Шуңа бәйле рәвештә Татарстанда балаларны йөртү кагыйдәләрен тикшерүгә юнәлтелгән профилактик рейдлар уздырыла.

Утырышның төп темасы да шул булды. Катнашучылар алдында ЮХИДИ бүлекчәсенең администртив законнар үтәлеше буенча өлкән инспектор Ләйлә Йосыпова чыгыш ясады. 

–    Автобуста әти-әниләрдән (аларның законлы вәкилләреннән) башка гына 8 йә аннан күбрәк бала алып барган очракта ул оештырылган төркемне алып бару булып исәпләнә, – дип искәртте Ләйлә Шамилевна. 

Инспектор балаларны төркем белән алып баруга кагылышлы таләпләргә аерым тукталды. Кагыйдә буенча, юлга кузгалганчы, оештыручлар йә ЮХИДИ бүлекчәсенә, йә РФ ЮХИДИ сайтына махсус белдерү юлларга тиеш. Мондый белдерү шәһәрара алып барулар булганда юлга кузгалырга – 48 сәгать, шәһәргә йә шәһәр янына алып барган очракта юлга чыгарга 24 сәгать кала бирелә. Кайбер очракларда автобусларны озата баруга кагылышлы заявка да юллана. 

–    Безгә кайчак бер автобусны озата баруга бәйле заявка килә. Шуны онытмагыз: патруль автомобиле өч яки аннан күбрәк автобусны озатып баруга гына тәгаенләнә, – дип мөрәҗәгать итте Ләйлә Шамилевна. 

Автобус куркынычсызлык каешлары белән җиһазландырылган булырга, анда “Балаларны йөртү”, “Тизлекне чикләү” кебек билгеләр урнаштырылырга тиеш. Ләйлә Шамилевна әйтүенчә, маршрут алдан ук төзелгән, хәрәкәтләнү тизлеге исә сәгатенә 60 километрдан артмаска тиеш. Тукталыш урыннарының да алдан ук билгеләнүе һәм куркынычсызлык ягыннан тикшерелгән булуы мөһим. 

Аннан балалар төркемнәрен йөртүче автобус шоферларына карата куелган таләпләр хакында сөйләшү булды. Беренчедән, шоферның “Д” категориясе буенча стажы кимендә бер ел (соңгы ике ел эчендәге стажның бер елы) булырга тиеш. Икенчедән, аның рейс алдыннан инструктаж узуы һәм соңгы ел эчендә административ җаваплылыкка тартылмавы мәҗбүри. 

Утырышта шулай ук яктылыкны кире кайтаручы элементлар турында да сөйләшү булды. Әлеге элементларның бигрәк тә балалар киемнәрендә булырга тиешлеге ассызыкланды.   

–    Балалар иминлеге – безнең уртак җаваплылык ул, – диде утырышны йомгаклап Ләйлә Шамилевна. – Ә балаларны төркемләп йөртүгә килгәндә, өч әйберне истә тоту мөһим. Болар – транспорт чарасының куркынычсызлыгы, шоферның ышанычлы булуы, балаларны йөртүне оештыруның сыйфаты. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев