Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл патруле

Юл хәрәкәте яшь инспекторлары отрядлары оешкан көнгә багышланган КВНда өч мәктәп катнашты

Моннан 46 ел элек 1973 елда беренче юл хәрәкәте яшь инспекторлары (ЮИД) отряды оештырылган. Әгерҗе районындагы “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы“ учреждениесе җитәкчесе Раушания Тимкина районыбыздагы мәгариф оешмаларындагы отрядларны котлап һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгы өчен керткән өлешләре өчен рәхмәтен белдерә.

Шушы датага багышлап 3нче мәктәптә “Кагыйдәләр буенча КВН уен“ район бәйгесе уздырылды. Анда 2нче мәктәпнең “Автостоп”, Иж-Бубыйның “Жучки”, Тирсәнең “Светофор” командалары катнашты.

Командалар белән танышу-сәламләү, тапкыр сораулар һәм җаваплар, капитаннар чыгышы, “Юл хәрәкәте иминлеге” темасына иҗади ярышлар бик кызыклы үтте.

Беренче урынга Тирсәнең “Светофор” командасы лаек булды. Иж-Бубыйның “Жучки” командасы – икенче урында. Әгерҗенең 2нче мәктәбе – өченче урында. Аларга Дипломнарны һәм бүләкләрне ЮХИДИ бүлекчәсенең өлкән инспекторы Ләйлә Йосыпова һәм Раушания Тимкина тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев