Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл патруле

Юлларга өстәмә камералар урнаштырыла

Юл хәрәкәте иминлеге буенча район комиссиясе утырышында бик тә мөһим мәсьәләләр каралды

Юл хәрәкәте иминлеге буенча район комиссиясе утырышында бик тә мөһим мәсьәләләр каралды. Болар – яңа юл билгеләре һәм видеокамералар кую, яңа җәяүле кичүләрен җиһазландыру һәм башкалар.

Күптән түгел район хакимиятенә ветеран тимерьюлчы мөрәҗәгать иткән. Аны БАМ күперенең торышы борчый. Ул машиналарның күплеге, шулай ук зур йөк машиналарының Әгерҗе аша йөрүе әлеге күпернең бөтенлегенә тискәре йогынты ясый дип исәпли. Шәһәрне әйләнеп үтүче юлны төзи башларга да бер ел вакыт бар әле. “Юл хәрәкәте иминлеге” учреждениесе территориаль идарәсе начальнигы  Сергей Карпов бу уңайдан авырлык-габарит контролен башкаручы машина кулланырга тәкъдим итте.

– Теләсә нинди контрольнең профилактик йогынтысы булмый калмый, – дип исәпли ул.

Шундый ук максат белән парковка тиешле булмаган участоклар өчен эвакуатор бирергә дә әзер алар. Әйтик, Нариманов урамы буйлап 1нче гимназия янында эшләү өчен. Урам ничек тар булса да, кагыйдәләрне боза-боза, шоферлар анда машиналарын калдыруларын дәвам итәләр.

Профилактик йогынты турында сөйләгәндә, ТР буенча ЮХИДИ идарәсенең районга өстәмә ике видеокамера бирүен дә әйтергә кирәк. Стационар камера Әгерҗедән Иж-Бубыйга чыгу юлында урнаштырылды. Ә күчмә видеокамера өчен яңа маршрут билгеләнде.

Ахырда “Юл хәрәкәте иминлеге” учреждениесенең район профилактика бүлеге нач альн игы Раушания Тимкина чыгыш ясады. Ул юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары отрядлары, мәгариф оешмалары эшчәнлеге турында сөйләде һәм 3нче шәһәр мәктәбе янындагы автошәһәрчек мәйданына асфальт түшәүдә район җитәкчелегенең ярдәм күрсәтүен сорады. Район башкарма комитеты җитәкчесе Артур Акбашев әлеге эшнең башкарылачагына ышандырды. 
 

Дуслар, материалны тулысынса газетабызның җомга санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев