2022 елда минималь хезмәт хакы 4,7 процентка артырга мөмкин
Акча

2022 елда минималь хезмәт хакы 4,7 процентка артырга мөмкин

2021 ел башыннан минималь хезмәт хакы 12 792 сумны тәшкил итә

 Киләсе елда Россиядә минималь хезмәт хакы күләме 4,7, ә тагын бер елдан 5,8 процентка артырга мөмкин. Бу илдәге икътисади вазгыятькә бәйле булачак, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы вице-премьер Татьяна Голиковага сылтама белән.

«Без 2022-2023 елларга бюджетта минималь хезмәт хакы күләмен 4,7 һәм 5,8 процентка арттыруны карадык», — дип әйтте Россия Хөкүмәте урынбасары.

ТАСС агентлыгы хәбәр иткәнчә, 2021 ел башыннан минималь хезмәт хакы 12 792 сумны, ә яшәү минимумы күләме 11 653 сумны тәшкил итә.  

Чыганак

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев