Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Акча

2022 елның 1 февраленнән түләүләр һәм пособиеләр күләмендәге үзгәрешләр

1 февральдән Россия Пенсия фонды күрсәтә торган социаль ярдәм чаралары 8,4%ка индексацияләнгә

Әгерҗе районындагы Пенсия фондының клиент хезмәте бүлеге хәбәр иткәнчә, 1 февральдән Россия Пенсия фонды күрсәтә торган социаль ярдәм чаралары 8,4%ка индексацияләнгән. Индексация коэффициенты РФ Хөкүмәте карары белән Росстатның 2021 ел нәтиҗәләре буенча инфляция дәрәҗәсе турындагы мәгълүматларыннан чыгып расланды.

Ана капиталы

Беренче балага ана капиталы февральдән 40 646 сумга арткан һәм хәзер 524 527,9 сум тәшкил итә. Икенче бала 2020 елга кадәр туган яки уллыкка алынган ике балалы гаиләләрдә сертификат рәсмиләштерелмәгән яки аннан бер тапкыр да файдаланылмаган очракта ике балалы гаиләләргә дә шундый ук сумма тиеш. Гаиләдә ике бала да 2020 елдан соң туган булса, ана капиталының күләме индексациядән соң 53 712,27 сумга арткан һәм 693 144,1 сум тәшкил итә.

Беренче балага капитал алган, аннары тагын бер бала тапкан яки уллыкка алган ата-аналар өчен дәүләт ярдәме күләме өстәмә рәвештә арта. Быел ана капиталы индексация хисабына 168 616,2 сумга арткан. Әлегә ана капиталыннан файдаланмаган гаиләләрнең акчалары шулай ук бу айдан индексацияләнгән. Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды органнары тарафыннан ана (гаилә) капиталына 355,1 мең сертификат бирелде, шуларның 31,2 меңе 2021 елда рәсмиләштерелгән.

Айлык акчалата түләү һәм социаль хезмәтләр җыелмасы

1 февральдән айлык акчалата түләүләр 8,4% ка индексацияләнгән, аны федераль ташламалардан файдаланучы 317,5 мең татарстанлы ала. Болар - инвалидлар, ветераннар, техноген һәлакәтләр аркасында радиация йогынтысына дучар булган затлар, Советлар Союзы һәм Россия Федерациясе Геройлары, Социалистик Хезмәт Геройлары һәм Россия Федерациясе Хезмәт Геройлары, шулай ук гражданнарның кайбер башка категорияләре .

2022 елның 1 февраленнән айлык акчалата түләү белән бергә әлеге төр түләү составына керүче социаль хезмәтләр җыелмасы да индексацияләнә, аның бәясе аена 1 313,44 сум тәшкил итә.

Җыелма составында:

· дарулар, медицина әйберләре һәм инвалид балалар өчен дәвалау туклануы (акчалата эквивалент - аена 1 011,64 сум),

· төп авыруларны профилактикалау өчен шифаханә-курорт дәвалануына юллама (акчалата эквивалент - аена 156,50 сум),

· шәһәр яны тимер юл транспортында бушлай йөрү, шәһәрара транспортта дәвалану урынына бушлай бару һәм кире кайту (акчалата эквивалент - аена 145,30 сум).

"Ташламалар суммасы айлык акчалата түләү составына керә, аны ташламадан файдаланучыларның күпчелеге (мәсәлән, инвалидлар) пенсия белән бергә алалар", - дип ачыклык кертте Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин.

Социаль пособиеләр һәм компенсацияләр һәм социаль ярдәмнең башка чаралары

Пенсия фонды балалы гаиләләргә, хәрби хезмәткәрләргә һәм радиациядән зарар күргән гаиләләргә түли торган социаль ярдәм чараларының шактый өлеше шулай ук 1 февральдән 8,4% ка индексацияләнә. 1,5 яшькә кадәрге баланы караган эшләмәүче ата-аналарга һәм опекуннарга ай саен бирелә торган пособие, бала тапканда яисә уллыкка алганда бер тапкыр бирелә торган пособие, радиация йогынтысына дучар булган затларга компенсацияләр һәм башка түләүләр - шундыйлардан.

Мәет җирләүгә пособие

Пенсия фонды эшләмәгән пенсионерның вафатыннан соң аның туганнарына түли торган җирләүгә пособие күләме дә февральдән арта. Бу айдан индексацияләнгән пособие күләме 6 964,68 сум тәшкил итә.

Контакт-центр Отделения ПФР по РТ 8 800 6-000-000

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев