Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Акча

7 яшькә кадәр балалары булган әти-әниләрне сөенечле хәбәр көтә

1 сентябрьдән яңа үзгәрешләр үз көченә керәчәк

Әти-әниләр өчен сөенечле яңалык! 1 сентябрьдән 7 яшькә кадәр балалары булган әти-әниләргә түләнелә торган пособиеләрнең күләме арта. Сүз “больничный” хакында бара. Моңа кадәр пособие хезмәт хакының бер өлешен генә тәшкил итә иде.

Бу шулай ук кешенең эш стажына да бәйле булды. Мисал өчен, 5 ел хезмәт стажы булган кешегә “больничный” хезмәт хакының 60 проценты итеп түләнелә иде. Ә стаж 5-8 ел булса, 80 процент.

Ә инде стаж 8 елдан артык икән, ул очракта гына эшкә яраксызлык бите буенча 100 процент күләмендә түләнелә. 1 сентябрьгә кадәр “больничный” шундый ысул белән саналачак та.

1 сентябрьдән “больничный”лар 100 процент түләнеләчәк.

Билгеле булганча, Владимир Путин бу яңалыкны Федераль Җыенга юлламасы вакытында җиткергән иде.

Чыганак: Шәһри Казан 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев