Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Акча

Ышаныч язуы кирәк булмаячак

"Российская газета"ның 16 ноябрь санында "РФ Хөкүмәтенең кайбер актларына үзгәрешләр кертү" турындагы РФ Хөкүмәте карары дөнья күрде һәм ул 24 ноябрьдән көченә керде. Хөкүмәтнең әлеге карары Юл йөрү кагыйдәләренә берникадәр үзгәрешләр кертә. Аерым алганда, Кагыйдәдәге 2.1.1 пунктыннан кайбер положениеләр алып ташлана. Әлеге положениеләр транспорт чарасы белән хуҗасыннан башка гына идарә...

"Российская газета"ның 16 ноябрь санында "РФ Хөкүмәтенең кайбер актларына үзгәрешләр кертү" турындагы РФ Хөкүмәте карары дөнья күрде һәм ул 24 ноябрьдән көченә керде.
Хөкүмәтнең әлеге карары Юл йөрү кагыйдәләренә берникадәр үзгәрешләр кертә. Аерым алганда, Кагыйдәдәге 2.1.1 пунктыннан кайбер положениеләр алып ташлана. Әлеге положениеләр транспорт чарасы белән хуҗасыннан башка гына идарә иткән очракта шоферның транспорт чарасына, тагылма (прицеп) булган очракта - тагылмага хокукын раслаучы документларны үзе белән йөртүдән азат итә.
Димәк, хәзер шофер үзе белән права, автомобильне теркәү турындагы таныклык, ОСАГО полисын гына йөртә ала (ОСАГО полисына идарә итүгә хокукы булган шоферларның исемнәре язылган булырга тиеш).
Шунысын да онытырга ярамый: кулдан язылган ышаныч кәгазенә кагылышлы әлеге карар автомобиль белән идарә итүгә генә кагыла. Машинаны теркәүгә кагылышлы гамәлләр башкарган очракта машина хуҗасыннан ышаныч кәгазе кирәк булачак.
Әлеге карар нигезендә тагын бер үзгәреш көченә керде: элек автомобиль сатып алганнан соң аны ЮХИДИга 5 тәүлек эчендә исәпкә куярга кирәк иде, хәзер бу срок - 10 тәүлек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев