Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Акча

Министрлар Кабинеты пенсионерларга түләү өчен 454 миллиард сум акча бүлеп бирәчәк

Әлеге акчалар пенсионерларга Covid-19 пандемиясе чорында барлыкка килгән өстәмә чыгымнарын компенсацияләргә ярдәм итәчәк

Россиядә пенсионерларга бер тапкыр түләү өчен 454 миллиард сум акча бүлеп биреләчәк. Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе белән гражданнар сентябрь аенда унар мең сум акча ала башлаячак, дип хәбәр итә Россия Хөкүмәтенең матбугат хезмәте.

«Дәүләт башлыгы пенсия рәсмиләштергән кешеләрнең барысын да 10 мең сум күләмендәге бер тапкыр бирелә торган пособие белән тәэмин итәргә кушты. Акчаны шулай ук эшләүче һәм хәрби пенсионерлар да алачак. Әлеге максатларга Хөкүмәт барлыгы 454 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирәчәк», - дип белдерде РФ Премьер-министры үз урынбасарлары белән үткәргән киңәшмәдә.

Ул билгеләп үткәнчә, әлеге акчалар пенсионерларга Covid-19 пандемиясе чорында барлыкка килгән өстәмә чыгымнарын компенсацияләргә ярдәм итәчәк. Шунлыктан аларның үз ияләренә мөмкин кадәр тизрәк, «өстәмә формальлекләрдән башка гына, үзләренә ничек уңайлы булса, шулай» барып җитүе бик тә мөһим.

РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, Россиядә яшәүче 30,7 миллион пенсионер киләсе атна ахырына кадәр унар мең сум акча алачак. Акча пенсияне банк картасына алучыларга күчереләчәк. 

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев