Россиядә авиабилетларга бәя артачак
Акча

Россиядә авиабилетларга бәя артачак

Бу нәрсә белән бәйле?

Яллар сезоны башлану белән, Россиядә авиабилетларга бәя артачак.

Бу хакта «Российская газета» Һава транспорты федераль агентлыгы җитәкчесе Александр Нерадькога сылтама белән хәбәр итә. Аның сүзләренчә, җәй айларында традицион рәвештә иң популяр курортларга һәм туристлык юнәлешләре буенча авиабилетларның бәясе күтәрелүе көтелә, әмма бу әллә ни сизелерлек булмаячак.

«Әгәр кайсыдыр авиакомпания бәяләрне арттыра икән, бу - аның коммерция карары. Росавиация агымдагы вазгыятькә мониторинг үткәрә, авиакомпанияләр билетларның бәясен күтәрү мәсьәләсенә бик сак якын килә», - дип сүзен төгәлләде ул. 

Чыганак

Фото: pixabay.com

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев