Татарстан кешесе "Что? Где? Когда?" тапшыруында 100 мең сум откан
Ул суперблицка өч сорау әзерләгән
Чаллыда яшәүче Камал Хафизов “Что? Где? Когда?” тапшыруында 100 мең акча откан.
Кагыйдә буенча, ул суперблицка өч сорау әзерләгән. Әмма Борис Белозеров командасы беренче сорауда ук сынаткан. Уенда җиңү-җиңмәү шушы биремгә бәйле булган.
Интеллектуаллар “Ни өчен Эквадорда җитештерелүче макароннарның кабында пешерү вакыты төрлечә язылган – 8 һәм 12 минут?” дигән сорауга җавап бирә алмаган. 20 минут буе фикер алышканнан соң, Тимур Кафиатуллин моны ир-атлар һәм хатын-кызлар порциясенә бәйле булу белән аңлаткан. Ә чынлыкта, дөрес җавап “тау” температурасының төшүе белән бәйле булган.
Нәтиҗәдә Белозеров командасы язгы серия белән хушлашты. Ә якташыбыз Камал 100 мең сумга баеды.
Чыганак: Шәһри Казан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев