Яшьлек рубрикасы буенча яңалыклар
-
Әгерҗенең яшүсмерләр клубы республикада җиңү яулады
Яшүсмерләр клублары арасында “Клубның мәрхәмәтле эшләре“ дип исемләнгән иң яхшы презентациягә республика бәйгесе игълан ителгән иде.
-
Әгерҗедә иң яхшы волонтерларны бүләкләделәр
Кичә Иреклеләр һәм волонтерлар елын йомгаклау багышланган бәйрәм чарасында Әгерҗенең иң яхшы волонтерларын бүләкләделәр.
-
Көчек егете Түбән Камада узган бәйгедә икенче урын алды
Көчек мәктәбенең 9 сыйныфын тәмамлаганнан соң Түбән Кама педагогия көллиятенә укырга кергән Дәниф Галиуллин, биредә узган “Татар егете“ һәм “Чибәркәй“ шәһәркүләм бәйгесендә катнашып, икенче урынга лаек булды.
-
Кадыбашта егетләрне армиягә чиккән кулъяулыклар белән озаталар
Борынгыдан килгән әлеге традицияне быел Кадыбаш авылында яңартканнар.
-
Әгерҗе егетләре армиягә озаталар һәм каршы алалар
Көзге чакырылышта районыбыздан 33 егет армия сафларына китәргә тиеш.
-
Әгерҗе кызы Сочида белемен арттырып кайтты
Сочиның “Сириус“ белем үзәгендә узган мавыктыргыч белем дөньясына, яңа ачышларга бай сәяхәтем төгәлләнеп туган ягым Әгерҗегә кайттым. Әлеге үзәктә Россиянең талантлы педагоглары уздырган мастер-классларда катнашу, төрле төбәкләрдән килгән бик тә белемле егет-кызлар белән аралашу миңа гомер буена җитәрлек якты истәлекләр бүләк итте.
-
Әгерҗе яшьләре Париждан Мамадышка кадәр бардылар
“Авангард” яшьләр үзәгендә “Битум” (“Битва умов”) интеллектуаль-күңел ачу уены үткәрелде. Әлеге чараны Аграр яшьләр берләшмәсенең Әгерҗе һәм Яшьләр сәясәте бүлекләре хезмәткәрләре оештырды.
-
Тирсә кызы Саҗидә Сөләйманова премиясенә ия булды
Тирсә мәктәбендә белем алган, балачактан шигырьләр иҗат итүче Алина Ипоева Саҗидә Сөләйманова премиясенә лаек булды.
-
Әгерҗе районына солдатлар кайта башлады
Бүген Әгерҗе районы хәрби комиссариатында узган елның көзендә армия сафларына алынган Әрем авылы егете Айнур КӘРӘМИЕВны каршы алдылар.
-
Әгерҗе егетләре өчен “Хәрби хезмәткә чакырылыш көне“ узды
Быел Әгерҗе районыннан 33 егет хәрби хезмәткә алыначак. Солдат каешы буарга әзерләнүче әлеге егетләр өчен бүген “Авангард“ Яшьләр үзәгендә “Хәрби хезмәткә чакырылыш көне“ узды.
-
“Озын толым“ бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде
Район үзәк китапханәсендә “Әгерҗе хәбәрләре“ газетасында уздырылган “Озын толым“ бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.
-
Әгерҗенең яшь тимерьюлчысы Мәскәүдә форумда катнашты
“Әгерҗе–Юдино“ участогының җитештерү участогы электр механигы Ринас ГАЛИЕВ Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган йөзләгән яшь белгечләре белән бергә Мәскәүдә “Россия тимер юллары“ җәмгыяте яшьләре слетында катнашты.
-
“Озын толым“ бәйгесендә җиңгән кызларны үзәк китапханәгә кунакка дәшәләр
“Әгерҗе хәбәрләре“ газетасы игълан иткән “Озын толым“ бәйгесенә сайтта тавыш бирү төгәлләнде.
-
“Озын толым“ бәйгесенә йомгак ясыйбыз
“Әгерҗе хәбәрләре“ газетасы игълан иткән “Озын толым“ бәйгесенә сайтта тавыш бирү төгәлләнде.
-
Армиягә алынучылар өчен көзге чакырылыш башланды
1 октябрьдән хәрби хезмәткә алынучылар өчен көзге чакырылыш башланды.