Яшьлек рубрикасы буенча яңалыклар
-
Укучылар да китап чыгара
Тирсә мәктәбенең 10 сыйныф укучысы, шигырьләрен мари, рус, татар телләрендә иҗат итүче Алина Ипоеваның Кече Пургадагы "Маяк" матбугат йортында "Музыка души" исемле тәүге китабы дөнья күрде. 23 майда туган мәктәбендә әлеге китапны тәкъдим итү була. Алина тиздән республикада узачак яшь каләм осталарының "Алтын каләм" иҗат бәйгесендә дә катнашачак.
-
Соңгы кыңгырау чыңлар көн җитә
Быел район мәктәпләрендә "Соңгы кыңгырау" бәйрәмнәре 24 майда уза. Бу көнне 11 сыйныфны тәмамлаучы 146 егет-кыз (шәһәрдә - 82, авылда - 64) өчен соңгы кыңгырау чыңлаячак.
-
Сынау имтиханы нәтиҗәләре билгеле
11 сыйныф укучылары апрель аенда мәҗбүри фәннәрдән сынау формасында тапшырган Бердәм дәүләт имтиханының нәтиҗәләре билгеле булды. 138 укучы катнашкан математика фәненнән уртача балл - 39, өлгереш - 83,3 процент. Рус теленнән уртача балл 59, өлгереш 97,3 процент тәшкил итә. Бу фәннәрдән имтиханны район мәктәпләреннән 136 егет-кыз тапшырып карарга теләк белдергән...
-
Йөрәгемне балаларга бирәм
Районда беренче тапкыр "Иң яхшы өстәмә белем бирү педагогы" бәйгесе узды. Бу педагоглар, дөрестән дә, йөрәкләрен, тырышлык-осталыкларын балаларның сәләтләрен үстерүгә бирәләр. Бу куллар могҗиза тудыра Без аларның шәкертләренең сәхнәдә өздереп биегәннәрен, күңел кылларын тибрәтерлек итеп җырлаганнарын бәйрәмнәрдә карап сөенәбез, спорт ярышларында җиңүләрен телибез, алар тудырган могҗизаларны күзәтеп алтын куллы осталар...
-
Диләрәгә тиңнәр булмады
Кадыбаш мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Диләрә Закирова республикада тәүге тапкыр узган "Асылташ" лингвистика һәм мәдәниятара багланышлар юнәлеше олимпиадасында беренче урын яулады. Әлеге олимпиада "Сәләт" проектлары җитәкчесе Җәүдәт Сөләйманов җитәкчелегендә узды. Диләрә журналистика мәктәбендә бушлай белем алу хокукын бирүче сертификатка ия булды.
-
Әгерҗенең сәләтле балалары сәхнә тотты
Сәнгать мәктәбендә бик тырыш, вакытны дөрес итеп бүләргә өйрәнгән бала гына укый ала. Ә андыйлар Әгерҗедә 300дән артык. Аларның сәнгать мәктәбендә алган белемнәрен, осталыкларын зур сәхнәдә күреп, сокланмаган кеше калмагандыр. 0 елга якын бай тарихы булган Әгерҗе балалар сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары ел саен май аенда Мәдәният сараенда әти-әниләре,...
-
Марсельне сайладылар
28 апрельдә "ПолитЗавод - 2014"проекты буенча район Мәдәният сараенда узган Яшьләр форумында Татарстан Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр иҗтимагый палатасына безнең районнан да вәкил сайланды. Әлеге проектта Марсель Шахмин һәм Диана Бочилова катнашырга теләк белдергән иде. Марсель, 187 тавыш җыеп, җиңеп чыкты.
-
Венерның концерты күчерелде
Якташыбыз - Кырынды авылы "сандугачы" Венер Сәлимовның Әгерҗедә булачак концерты 29 апрельгә күчерелде. Яңа җырлар, дәртле биюләр белән баетылган концерт программасын карарга рәхим итегез!
-
Армия хезмәтен дәвам итәргә теләсәң
Әгерҗе егетләре бүген Чечен Республикасында, Ульяновскида, Кизнерда, Екатеринбургта, Севастопольда контракт нигезендә хезмәт итәләр. Татарстан Хәрби комиссариатының Әгерҗе районы бүлеге сау-сәламәт ир-егетләрне контракт буенча хезмәт итәргә чакыра. Сез Үзәк хәрби округта, Таджикстан Республикасында, Көньяк хәрби округтагы хәрби частьларда хезмәт итә алачаксыз. Шулай ук үзегез элек хезмәт иткән частьта контракт буенча хезмәт...
-
Динарны чәчәкләргә күмделәр
Ул көнне район Мәдәният сараенда алма төшәр урын да юк иде. 20 яшьлек җырчы якташыбыз Динар ШӘЙМӘРДАНОВ концертына халык әллә кайлардан килгән иде. Әгерҗелеләр генә түгел, туган авылы Тәбәрле, Кичкетаң, Уразай, Тирсә һәм тагын бик күп авыллардан Динарны яратучы, аның җырларына гашыйк тамашачы җыелган иде залга. Әнә, Динар районыбыз гимнына...
-
Яссы табанлыларны да алалар
Бу көннәрдә район хәрби комиссариатында "урак өсте". Солдат каешы буарга җыенучылар медицина тикшерүе узалар. Якын киләчәктә армиянең күп өлешен контракт хезмәтенә күчерү планлаштырыла. Шул уңайдан булачак солдатларга карата яңа медицина таләпләре дә кертелде. Сәламәтлек торышы буенча кайбер чикләүләр "хәрби хезмәткә яраклы"га үзгәрде. Ә бу - сәламәтлекләрендә кайбер тайпылышлар булган егетләр...
-
Йөзек кашлары
Әле күптән түгел районда "Ел спортчысы" исеменә лаек булган Кадыбаш мәктәбеннән Фәрһад РӘСҮЛЕВ тагын бер олы бәйгедә үзен сынады һәм "Ел укучысы" исеменә лаек булды. Фәрһад - Фәрһад инде ул Аның турында нинди генә мактау сүзләре әйтсәң дә артык булмас. Уку алдынгысы, спортчы, сәхнә тормышында кайнаучы бу мәһабәт гәүдәле, чибәрлеге...
-
Туган яктан моңнар алып кайта ул Әгерҗегә
Күз алдыбызда буйга гына түгел, иҗат уңышлары белән үскән талантлы балаларыбызның сәхнә уңышлары белән ничек горурланмыйсың инде?! Казанда укучы җырчы якташыбыз Динар ШӘЙМӘРДАНОВның тиздән туган төбәге Әгерҗегә яңа концерт программасы белән кайтуы да бик сөендерде. Тәбәрле авылының бу сөйкемле малае, дөрестән дә, күз алдыбызда үсте. Аның башлангыч сыйныфларда ук Әгерҗе...
-
Динар остазы белән Әгерҗегә килә
Тәбәрле авылында туып-үскән, кечкенәдән үк Әгерҗе сәхнәсен яулап алган җырчы студент якташыбыз Динар Шәймәрданов 5 апрельдә остазы, Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев белән Әгерҗегә кайта. "Моңнар алам туган ягымнан" дигән концерт программасын татар эстрадасының популяр җырчысы Нурзадә алып бара.
-
“IT-чемпион“га старт бирелде
"IT-чемпион" республика бәйгесенә икенче тапкыр старт бирелде. Узган ел бәйгедә 253 мең укучы катнашкан булса, шуларның 500гә якыны планшет белән бүләкләнде. Укучылар портал аша 320 мең кешене электрон хезмәтләрдән файдаланырга өйрәткән. Нәтиҗәдә, ай саен күрсәтелә торган электрон хезмәтләрнең саны 60 процентка арткан. Быел исә җиңүчеләргә ноутбуклар биреләчәк. Шулай ук укучыларны...