Яшьлек рубрикасы буенча яңалыклар
-
Кошлар кайта, ә сез китәсез
Туган якка бер-бер артлы күчмә кошлар кайтканда һәр елны без газиз улларыбызны, сөйгән егетләребезне, яраткан оныкларыбызны армия сафларына озатабыз. Ә быелыгысы аның аеруча истәлекле: районыбызның 52 егете Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм иткәндә солдат каешы буачаклар. АРМИЯ "ПАТРИОТ"ТАН БАШЛАНА Тагын шундый күңелле дә, моңсу да вакыт җитте. Әти-әниләр "балам армиядә...
-
Әгерҗе яшьләренең үз сайты булачак
"Интернет - бүгенге заманның төп коралы ул. Шуңа яшьләрнең үз сайтларын, Интернет-каналларын булдыру хыялы белән януларын бары хуплыйм гына", - диде район башлыгы Валерий Макаров Яшьләр парламентының киңәйтелгән II сессиясендә. Сессия эшендә ТР Дәүләт Советы каршындагы Ижтимагый яшьләр палатасы рәисе Тимур Камалетдинов та катнашты. - Безнең бурыч - урыннарда Яшьләр...
-
Юллама юл ача
Республикабыз лидеры Рөстәм Миңнеханов Татарстанны югары квалификацияле белгечләр белән тәэмин итү, яшь белгечләрне предприятиеләргә эшкә урнаштыруны гарантияләү максатында республика вузларына максатчан юллама бирүгә зур әһәмият бирә. Быел Әгерҗе районы мәктәпләрен тәмамлаучылар да мондый мөмкинлектән файдалана алалар. Максатчан юллама бирү - ул предприятиегә яки дәүләт органына, җирле властька кирәкле белгечне федераль...
-
Кадыбаштан Диләрә – җиңүче
Ничә еллар редакциябездә сакланып килгән гадәт буенча быел да 8 Март бәйрәме уңаеннан "Идел" журналының "Вконтакте" социаль челтәрендәге битендә "Идел кызы" бәйгесе игълан иттек. Узган елдагыдан аермалы буларак, җиңүчене комментарий һәм лайклар санына карап билгеләмәдек. Аларны егетләр сайлап алды. Жюридагы ир-егетләрнең күңеленә теплоходта сәяхәт иткәндә Идел киңлекләрен колачлап фотога төшкән...
-
Яшьнәп эшләр чагыбыз + фото
"Яшьләр авылда калмый дип зрә чаң сугалар. Менә безнең 5нче участоктагы 71 эшченең 24е - яшьләр. Алар бүген барысы да техниканы язгы кыр эшләренә әзерләү белән мәшгуль. Мондый тырыш, уңган-булган авыл яшьләре белән ремонт эшләрен вакытында тәмамлаячагыбызга тулысынча ышанам", - ди "Агро-Кама" ширкәтенең 5нче участок директоры Рәшит КАШАПОВ. Җитәкче белән...
-
Робот төзүче кызлар
Бу уку елында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе буенча республиканың бик күп мәктәпләрендә IT сыйныфлар ачылды. 1нче гимназиядә 10 сыйныф укучылары "Робототехника" һәм "IT-ДЖАМП" электив курсларда шөгыльләнәләр. Укытучы Гөлнара Ишпаева аларны шулкадәр кызыксындырды, укучыларым роботлар белән "җенләнә" башладылар. Нәтиҗә дә озак көттермәде: үз куллары белән ясаган роботларның хәрәкәт итүе, командаларны...
-
Ни хәлең бар, студент?
Бу көннәрдә кемнәр рәхәтләнеп ял итә, туйганчы йоклый, әниләре пешергән тәмле ризыклар белән сыйлана дип уйлыйсыз? Әлбәттә, студентлар! Кышкы сессия тәмам. Кемнәр өчен ул беренчесе булса, кемнәрдер өчен инде гадәти сессия генә иде. Имтиханнардан котылган студентлар каникулга - якыннары янына кайттылар. Әйдәгез, авылда әти-әниләре янында ял итүче студентларның хәл-әхвәлен белешик....
-
Безнекеләр “Тамчы-шоу“ да шаккатырдылар
1нче гимназия укучылары, Аксубай һәм Арча районнары авылларыннан килгән көндәшләрен җиңеп, ТНВ каналындагы "Тамчы-шоу" интеллектуаль уеныннан җиңеп кайттылар. "КЫЗЛАР-ЙОЛДЫЗЛАР" - Уку елының беренче чирегендә без ТНВ каналындагы ике тапшыруда - татар теле укытучылары - "Башваткыч"та, туган телебезне яратучы укучыларыбыз "Тамчы-шоу"да төшеп кайттык һәм сынатмадык, - ди Әлфинә Ризванова. Әлеге тапшыруларга...
-
Без -"Тамчы-шоу" җиңүчеләре
Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр , ди татар халык мәкале. Телебез - ул әти-әниебез безгә тапшырган кадерле бүләк, изге әманәт. Бүген без, татар кызлары һәм малайлары, үз телебездә дөрес итеп рәхәтләнеп сөйләшә алуыбыз белән әти-әниләребезгә дә, татар теле укытучыларыбызга да рәхмәтле. Күбрәк телләр белгән саен үзеңне камилрәк, ышанычлырак хис...
-
“Безнең заман“да – Әгерҗе командасы беренче
Эшләүче яшьләрнең Әлмәттә узган "Безнең заман" II Республика телевизион фестиваленең зона этабында әгерҗелеләргә тиңнәр булмады. - Сезнең чыгышларны күргәннән соң, Әгерҗене күрү, балаларны шушы педагогларга тәрбиягә бирү теләге туды, - дигән сүзләрне җиткерде команданы котлаганда "Йолдызлык" һәм "Безнең вакыт" фестивальләре генераль продюсеры Дмитрий Туманов. Безнең яшьләр чыгышына шуннан да югарырак...
-
Палаткада йоклавы – иң рәхәте
Узган атнада төннәрен салкын булса да, Кичкетаң авылында оештырылган палаткалы лагерьда ял итүче балалар: "Палаткада йоклавы бик рәхәт. Черки дә юк, саф һава, йоклый торган капчыктан борын гына чыгып тора", - диләр. Башка елларны палаткалы лагерь Яңавыл янында була һәм аны "Форпост" отряды җитәкчелеге районның иң актив ун баласы өчен...
-
Яшьләр кыздырды
"Имәнлек"тә Яшьләр көненә багышланган бәйрәмгә бармаганнар үзләренә үпкәләсеннәр. Алар бик күп кызыклы чаралардан мәхрүм калдылар. Пәһлеваннар сынашты Бәйрәмне ни өчен бик иртә дүрттә үк башлыйлар дип үпкә сүзләрен җиткерүчеләр дә булды башта. Әмма бу вакытка халык бәйрәм мәйданчыгына шактый җыелган иде. Ә бәйрәм спорт чараларыннан башланды. Яткан килеш штанга күтәрүче...
-
Сау бул, мәктәп! Исәнме, тормыш!
Чыгарылыш кичәсе... Бу - олы тормыш юлына чыгар алдыннан 11 ел бергә белем алган сыйныфташлар, яраткан укытучылар белән соңгы тапкыр җыелу, күңелдәге иң матур теләкләрне җиткерү, рәхмәт сүзләре әйтү, истәлекләр белән уртаклашу, рәхәтләнеп күңел ачу бәйрәме. Быел шәһәр һәм авылларда мәктәп тәмамлаган 146 егет-кыз өчен барысы да артта калды: иртән...
-
Синдәй кызлар – милләт бизәге
Дөньяда иң-иң матур ил - Ул минем туган илем. Дөньяда иң-иң матур тел- Ул минем туган телем. Әле кайчан гына Әгерҗе шәһәре 1нче гимназиясе сәхнәсендә очкынланып янып торган шомырт кара күзле Айгөл "Әлифба" бәйрәмендә җырлаган иде бу җырны. Бәлки, сүзләренең, мәгънәсенең тирәнлеген аңлап та бетермәгәндер. Әмма күңеле, кечкенә йөрәге нәкъ...
-
Бер өйдән – ике солдат
Язгы чакырылышта Исәнбай авылыннан бер генә егет тә армиягә китми. Бу - гомер булмаган хәл. Яз, көз айларында авылыбыз урамнары армиягә китүче егетләрнең: Военкомат баскычларын Таптамам дигән идем. Туган үскән авылымны Ташламам дигән идем, дип җыр сузуларыннан, гармун тартып, кулъяулыклар болгап авыл әйләнүләреннән тынып тормый иде. Күңелле дә, моңсу да...