Яшьлек рубрикасы буенча яңалыклар
-
Тиздән - чыгарылыш кичәләре
24 июньдә - мәктәпләрдә чыгарылыш кичәләре. Бу көнне районыбызның 149 укучысы мәктәп белән саубуллаша. Уку алдынгыларын, спортта, сәнгатьтә зур уңышларга ирешкәннәрне 16.30 сәгатьтә Җиңү паркында узачак бәйрәм тантанасында хөрмәтләячәкләр.
-
Мари эстрадасында яңа йолдыз
Күптән түгел мари эстрадасы күгендә яңа йолдыз калыкты: Бима егете Сергей ПАКЕЕВның исеме көннән-көн популярлаша бара. Йошкар-Ола мәдәният һәм сәнгать көллияте студенты булган Сергейның күп вакыты уку белән узса да, баянчы егет бәйрәмнәрдә чыгыш ясарга, хәтта Россия буйлап концертлар куярга да өлгерә. Җәй башы - аның өчен "урак өсте". Имтиханнар...
-
Әгерҗе укучылары теплоходта сәяхәт итте
Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ринат абый Ханбиков районыбызның иң сәләтле 60 уку алдынгысы өчен быел да бүләк ясады. "Борис Полевой" теплоходында Идел буйлап Түбән Новгородка кадәр сәфәр кылуыбыз матур истәлек булып күңел түрендә озак сакланыр әле. Бу көннәрдә без сихри бер дөньяда яшәдек. Теплоходта офыкта таң атуын, кояш чыгуын күзәттек,...
-
Әгерҗедән 75 яшьлек Рәбига әби ураза тотар өчен Мәккәгә барган
Быел Рамазан ае көннең иң озын чагына - июньгә туры килә. Тик иманы нык кешене бу гына куркыта алмый. - Мин 25 еллап ураза тотам инде. Быел Рәҗәб, Шәгъбан айларында өчәр көн ураза тоттым, бу минем өчен "репетиция" булды, алай авырлыгын тоймадым. Шуңа Рамазан аенда да авыр булмас дип уйлыйм.Узган...
-
Әгерҗедә яшь баянчы үсә
Әгерҗе балалар сәнгать мәктәбендә укытучы Лариса Рыкованың баян классында белем алучы Адель Арсланов Казанда "Бәхетле балачак" Бөтенроссия интернет-бәйгесендә катнашты һәм "Инструменталь башкаручы" номинациясендә икенче урын алды. Бәйгегә Россиянең төрле төбәкләреннән 200дән артык талантлы балалар җыелган иде. Баян классының өченче сыйныфын тәмамлаган Адель Татарстанның халык артисты Фердинант Сәләхов кулыннан Бөтендөнья татар...
-
Әгерҗе егетләре солдат булырга әзер
Красный борда 36 унынчы сыйныф укучысы хәрби хезмәткә әзерлек буенча җыенда катнаштылар. Өч көн дәвамында егетләр физик, тактик, строевой әзерлек уздылар. Укудан тыш, взводлар арасында аркан тарту, футбол уйнау һәм башка спорт төрләре буенча ярышлар уздырылды, хәрби темага багышланган фильмнар күрсәтелде. Җыенның ябылу тантанасына районның баш хәрби комиссары Илгиз Галиев...
-
Тирсәнең чыгарылыш сыйныф укучылары илебез өчен бик тә кирәкле белгечләр булырга хыялланалар
Алмагачлар, шомыртлар шау чәчәккә күмелгән 25 май календарьда бәйрәм көн саналмаса да, мәктәп тәмамлаучыларга гына түгел, барыбыз өчен дә истәлекле көн ул. Әнә, ак алъяпкычлар кигән, чәчләренә ак бантлар таккан гүзәл кызлар, ыспай егетләрне күргәч, үзең дә мәктәп елларына кайткандай буласың. Истә, һаман да истә ул һәрберегезнең Соңгы кыңгырау бәйрәме......
-
Тирсә мәктәбендә “Соңгы кыңгырау“ бәйрәме + ФОТО
Бүген Тирсә мәктәбендә 9 сыйныфны тәмамлаучы - 23, 9 чыгарылыш сыйныф укучысы өчен соңгы кыңгырау чыңлады. Укучыларны бәйрәм белән котларга Татарстан мәгариф идарәсе вәкиле Гөлназ Җиһаншина, район башлыгы Валерий Макаров, район мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина килгәннәр иде. Әти-әниләр, авыл җитәкчеләре дә укучыларга иң җылы теләкләрен җиткерделәр. Алда укучыларны имтиханнар...
-
Әгерҗе районы укучыларын министр котлый
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов барлык чыгарылыш укучыларына котлау сүзләрен җиткерә: "Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары! Хөрмәтле укытучылар һәм әти-әниләр! Сезне чын күңелдән мәктәпне тәмамлавыгыз һәм Соңгы кыңгырау бәйрәме белән котлыйм. Мәктәп белән хушлашу, олы тормыш юлына аяк басу - һәр кеше тормышында...
-
Әгерҗе мәктәпләре укучылары – республика олимпиадалары җиңүчеләре
Дүшәмбе көн Казанда Идел буе физик культура дәүләт академиясендә республика олимпиадаларында җиңүчеләр мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов кулыннан Рәхмәт хатлары һәм сертификатлар алдылар. Мондый бәхет безнең районнан өч укучыга елмайды. Көчек мәктәбеннән Анастасия Михайлова - удмурт, Күләгәш һәм Бима мәктәпләреннән Регина Асанова һәм Николай Ильин мари телләреннән республика олимпиадаларында...
-
Уку елы тәмамлана
Уку елы тәмамланырга санаулы көннәр калып бара. Әмма малай-кызларның иркен сулыш алырга әлегә вакыты юк. Алар ел дәвамында тупланган белемнәрен йомгаклау контроль эшләрендә күрсәтә. Быел мәктәп белән саубуллашучыларның исә дулкынлануы көннән-көн арта гына бара. Соңгы кыңгырау чыңы белән алар өчен иң җаваплы чор башлана бит. БДИда укучылар тупларга тиешле минималь...
-
Чәршәмбе көн - Соңгы кыңгырау
25 майда мәктәпләрдә соңгы кыңгырау чыңлый. Быел 11 сыйныфны 149 укучы тәмамлый. Алар өчен бу бәйрәм аеруча истәлекле. Аннан имтиханнарга старт бирелә. Унберенчеләргә - Бердәм дәүләт, 9 сыйныфны тәмамлаучыларга төп дәүләт имтиханнарында уңышлар юлдаш булсын.
-
Әгерҗе егетләрен тантаналы рәвештә армия сафларына озаттылар
Бүген төнлә хәрби комиссариат бүлегеннән егетләрне тантаналы рәвештә армия сафларына озаттылар. Егетләрнең әйберләрен карап, инструктаж уздырганнан соң булачак солдатлар хәрби бүлек каршына тантаналы өлешкә тезелделәр. Егетләргә хәрби комиссар Илгиз Галиев, район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев, район имам-мөхтәсибе Мөхәммәтазат хәзрәт Гатин үз хәер-фатихаларын бирделәр. "Прощание славянки" маршы тавышлры астында сигез...
-
Әгерҗе егетләре армиягә китә
Бүген Әгерҗе районы хәрби бүлеге тантаналы рәвештә сигез егетне армия сафларына озата. Аларга район җитәкчеләре, руханилар үз хәер-фатихаларын бирәчәк. Әнә, Иске Эсләк егете Айдар Шакиров һәм Үтәгәннән Айрат Ибраһимов: "Без армиягә китәргә әзер", - диләр. Егетләрең икесе дә Сарапулда техникум тәмамлаган. Аларның теләге - махсус гаскәрләргә йә һава-десант гаскәрләренә эләгү....
-
Иң сәләтле балаларны Әгерҗе Мәдәният сараена җыйдылар
Бүген район Мәдәният сараенда беренче тапкыр сәләтле балалар фестивале узды. Анда районның спортта һәм укуда уңышларга ирешкән малай-кызлары җыелган иде. Район, республика, төбәкара, Россия, халыкара олимпиадалар җиңүчеләрен, спортчыларны исемле медальләр белән бүләкләделәр, кубоклар тапшырдылар. Район мәгариф бүлеге начальнигы Вәсилә Сафиуллина мондый фестивальнең алдагы елларда да уздырылачагын ассызыклады.