Яшьлек рубрикасы буенча яңалыклар
-
Армиягә китәчәк Әгерҗе егетләре өчен Хәрби хезмәткә чакырылучы көне узды
"Авангард" Яшьләр үзәгендә узган Хәрби хезмәткә чакырылучылар көненә язын солдат каешы буачак уналты егет килгән иде. Билгесезлек куркыта Тирсә егете Савелий Лямытских 7 яшьлек энесе Глеб белән килгән. - Мин дә абыем кебек армиягә барачакмын. Хәзердән үк тырышып спорт белән шөгыльләнәм, - ди малай. Савелий мәктәпне узган ел тәмамлаган, МЧС...
-
Әгерҗе районы укучылары Тукай әсәрләрен заманча сәхнәләштерделәр + ФОТО
Әгерҗенең "Авангард" кинотеатрында Габулла Тукайның туган көнендә үзенчәлекле бәйрәм булды. Районыбызның ун мәктәбе укучылары Тукай әсәрләрен заманчалаштырып күрсәттеләр. Язучының "Кәҗә белән Сарык", "Су анасы", "Шүрәле", "Пар ат" һәм башка әсәрләренә укучылар заманча төсмер биреп, җыр-биюләр белән баетканнар. Жюрига иң оста артистларны сайлап алу җиңелдән булмады. Шулай да 1 урынга Кичкетаң,...
-
Әгерҗе кызы – Татарстанның “бриллиант“ кәләше
Әгерҗедә туып-үскән, 3нче мәктәптә белем алган, бик кечкенәдән бию белән шөгыльләнгән, хәзер Алабугада яшәүче Гөлназ ӘНДӘРҖАНОВА-ШАКИРОВА Татарстанның "Бриллиант кәләше-2016" фестивале җиңүчесе булды. Гөлназ узган ел Алабуга егете Ришатка кияүгә чыгып, бу бәхетле пар быел ситсы туйларын билгеләп үткән. - 2015 елда кияүгә чыгучылар арасында "бриллиант" кәләш бәйгесе уздырылачагын ишеткәч, мин...
-
Әгерҗе районының булачак солдатлары “Авангард“ка җыелды
Язгы чакырылышта 36 яшь егет солдат каешы буачак. Шуларның 16сы бүген "Авангард"ка "Армиягә чакырылучы көне"нә килде. Булачак солдатларны район башлыгы Валерий Макаров, районның баш хәрби комиссары Илгиз Галиев сәламләде. Ватан алдындагы хәрби бурычын үтәп кайткан Рамис Осипов сөйләгәндә, егетләрнең күзләрендә очкын кабынды. Бүгенге көндә Кизнерда хәрби бурычын үтәүче Динир Галиевның...
-
“Хыял“ ансамбле гала-концертка әзерләнә
23 апрельдә Казанның "Пирамида" күңел ачу комплексында "Созвездие-Йолдызлык" телевизион фестиваленең гала-концерты уза. Анда мәктәптән тыш эшләр үзәгенең Иж-Бубыйдагы Рузана Исламова җитәкчелегендәге "Хыял" бию төркеме дә чыгыш ясаячак. - Әлеге көнне бик дулкеынланып көтәбез, - диләр "Хыял"ның егет-кызлары. Әлеге ансамбль узган ел да бәйгенең барлык турларын узып, "Пирамида"да чыгыш ясау хокукы...
-
“Хыял“ биючеләренә - яңа бию залы
Мәктәптән тыш эшләр үзәгенең Иж-Бубыйдагы инде республикада танылган "Хыял" бию коллективына йөрүчеләрнең шөгыльләнү өчен мөмкинлекләре тагын да артты: Казанда яшәүче авылдашлары, игелекле эшмәкәр Искәндәр ҖИҺАНГӘРӘЕВ ярдәме белән авыл клубындагы бер бүлмә бию өчен үзгәртеп эшләнде. Кыска гына вакыт эчендә биредә бик күп эшләр башкарылган: идәне өр-яңадан җәелгән, тәрәзәләре алыштырылган, стеналары,...
-
Әгерҗе гимназиясендә “Мин татарча сөйләшәм“ акциясе гөрли
Мин татарча сөйләшәм. Ә син сөйләшәсеңме? Кызык сорау, әйеме?! "Татар булгач, ничек туган телеңдә сөйләшмисең инде?" Их, бөтен яшьтәшләребез дә шулай дип җавап бирсен иде! Ә менә без рәхәтләнеп "татарча сөйләшәбез", дип әйтә алабыз. Чөнки ел буена 1нче гимназиядә татар телендә мавыктыргыч чаралар үткәрелә. "Чебешләрне көзен саныйлар", дисәләр дә, татарча...
-
Әгерҗе районыннан армиягә 38 егет китәчәк
1 апрельдән Россиядә армиягә язгы чакырылыш башланды. Хәрби хезмәткә алынучыларның төп өлешен 1996-98 елгылар тәшкил итә. Безнең районнан бу язда 38 егет гражданлык бурычын үтәргә китәчәк.
-
Әгерҗе мәктәбе укучылары җитәкчеләрне дә татарча сөйләштерделәр
Чеп-чи татар гаиләсендә үсүче балаларның да русча сөйләшүенә, гаиләдә әби-бабайның вата-җимерә баласына русча нидер аңлатуына күнегеп тә беттек бугай инде. Әмма укучыларны туган телебезгә өйрәтүче мөгаллим буларак, бу мине бик тә борчый. Дәрестә генә түгел, дәрестән тыш чараларда да укучылар, бер-берсе белән татарча аралашсын өчен, нинди генә алымнар уйлап табарга...
-
Әгерҗе Мәдәният сараенда КВН сезонының финал туры узды
Узган шимбәдә район Мәдәният сараенда КВН сезонының финал туры узды. Финалда биш команда көч сынашты. Менә алар - «Свои», «Суббота», «Не надо печалиться», «Фазан егетләре", "Зырга". "Кызу" көрәштә яшь, әмма инде байтак кына тәҗрибә туплап өлгергән "Суббота" җыелма командасы җиңеп чыкты. Хәтерегездә булса, узган ел әлеге команда җәйге кубокка ия...
-
Иж-Бубыйдан “Хыял“ бию төркеме - тагын җиңүче
Узган атнада Мөслимдә "Созвездие-Йолдызлык" телевизион фестиваль-бәйгесенең зона этабы узды. Безнең районнан әлеге бәйгедә 76 сәләтле бала катнашты. Мәктәптән тыш эшләр үзәгенең Иж-Бубыйдагы Рузанна Исламова җитәкчелегендәге "Хыял" бию коллективы инде икенче ел рәттән җиңү яулады. "Вокал соло" номинациясендә Рөстәм Егоров II урын алды (район Мәдәният сарае, җитәкчесе Ләйсән Тимершина). Шул ук...
-
Командирлар Әгерҗе егетләрен мактый
Район хәрби комиссариатына якташ егетләребез хәрби хезмәтен үтүче бүлекчәләрдән хатлар еш килә. Бәйрәм уңаеннан аларның берничәсен сезнең игътибарга да тәкъдим итәргә булдык. Кырынды егете Евгений АРТЕМЬЕВ хәрби хезмәтен Новосибирскида уза. "Солдат тормышына бик тиз ияләште. Укуда да сынатмый, физик яктан да чыныккан. Хезмәттәшләре, офицерлар белән уртак тел таба белә. Евгений...
-
“Иң актив мәктәп“ исемен яулаган Тирсә мәктәбе укучылары - “IT-чемпион“ бәйгесе җиңүчеләре
Узган атнада бер төркем укучылар белән мин дә Казанда "IT-чемпион" бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында катнаштым. Дусларым күптән әлеге бәйгедә үзләрен сынап карасалар, мин әлегәчә тәвәккәлләмәгән идем. Ә агымдагы уку елында мин дә үземне сынап карарга булдым. Бәйгенең шарты бик гади: төрле түләүләрне Дәүләт хезмәтләре порталы аша башкару һәм бу эшкә...
-
Әгерҗе студентларының да стипендиясе артачак
Россиянең мәгариф министры Дмитрий Ливанов Дәүләт Думасындагы "Хөкүмәт сәгате"ндә быелның 1 сентябреннән студентларның стипендиясе 4 процентка арттырылачагын хәбәр итте. Бу Әгерҗе районы мәктәпләрен тәмамлап, бүгенге көндә югары уку йортларында белем алучы Әгерҗе районы студентларына да кагыла.
-
Әгерҗе егетләрен шоферлыкка укыталар
Татарстан хәрби комиссариатының Әгерҗе районы буенча бүлеге хәрби хезмәткә әзерләнүче егетләрне Түбән Камада "С" категорияле машина йөртүчегә бушлай укырга чакыра. Укулар 1 мартта башлана һәм дүрт ай дәвам итә. Курсантларга тулай торактан урын бирелә, көнгә өч тапкыр ашату каралган. Укырга барырга теләге булганнар 25338 телефон номерына шалтырата алалар.