Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Центральные новости

Быел Татарстанда 740 йорт ишегалдында төзекләндерү эшләре үткәрелгән

826 күп фатирлы йорт ишегалды территориясе ямьләндерелгән.

Быел Татарстанда 740 йорт ишегалдында ремонт эшләре башкарылган. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин әйтте.

Шулай ук, аның сүзләренчә, 200 мең кеше яшәүче 826 күп фатирлы йорт ишегалды территориясе ямьләндерелгән.

“Йорт ишегалларын төзекләндерү программасы тагын өч ел дәвам итәчәк. Өч ел эчендә барлык торак пунктлар ишегалларында ремонт эшләре башкару көтелә”, – диде Артем Чукин.

“Безнең ишегалды” республика программасы 2020 елда старт ала.

Торак пунктларда 400 урам норматив хәлгә китерелгән. Барлыгы 200 км озынлыкта вак таш-ком катнашмасы түшәлгән. 330 урамда юлларның асфальт-бетон өслеге төзекләндерелгән.

 Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/12/196805/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев